Онлайн трансляция

Свернуть

Лилия Хәйруллина: "Чирем аркасында инвалид калу куркынычы да бар иде"

Лилия Хәйруллина: "Чирем аркасында инвалид калу куркынычы да бар иде"

https://tnv.ru

23 Апрель 2026, 17:37

2002

0

Лилия Хәйруллина: "Чирем аркасында инвалид калу куркынычы да бар иде"
Татар эстрадасы җырчысы Лилия Хәйруллина ТНВ каналында чыгучы "Сөйләшергә вакыт" тапшыруында моннан берничә ел элек инвалинд калу куркынычы булуы турында сөйләде.

"Бик күп кеше мине матур, рәхәт тормышта гына яши дип уйлый. Мин социаль челтәрләргә дә елмайган вакытларны гына чыгарам, публикага еларга яратмыйм. Тормышта яшәргә бик авыр вакытлар булды. Хәзер, Аллага шөкер, алар үтте дип әйтсәм ялгыш булмас. Депрессия, чирләгән чаклар булды. Тикшеренергә кайда гына бармадым. Үзем белән нәрсә булганын аңламый идем. Физик яктан бик зур авырлыклар күрдем. Беркемгә дә сөйләмәдем. Кеше арасыннан күпмедер вакытка югалып тордым. 

Үземне бик начар хис итә идем. Башка елмая алмасмын дип уйладым. Авырлыкларны җиңдем инде. Җитмәсә, йөкле вакытка да туры килде. Үзеңне коткарыргамы, балага зыян тидермәскәме дип уйлап. Аны йөкле булган хатын-кызлар аңлый. Чирем аркасында инвалид калу куркынычы да бар иде. Мин аның турында сөйләмәдем", - дип сөйләде Лилия Хәйруллина. 




Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар