Онлайн трансляция

Свернуть

«Дүрт ел буе бергә булган кешегә пычрак атмыйм»: Марат Яруллиннан җавап

«Дүрт ел буе бергә булган кешегә пычрак атмыйм»: Марат Яруллиннан җавап

https://tnv.ru

29 Май 2026, 10:38

861

0

«Дүрт ел буе бергә булган кешегә пычрак атмыйм»: Марат Яруллиннан җавап
Татар эстрадасы җырчысы Марат Яруллин социаль челтәрләрдә үзе турында таралган фикерләргә һәм Ильмира Нәгыймова белән бәйле хәлгә аңлатма бирде. Артист сүзләренчә, гастроль туры тәмамлангач, ул әлеге мәсьәләгә бераз ачыклык кертергә булган.

Марат Яруллин соңгы вакытта аның турында төрле сүзләр язылуын һәм сөйләнүен билгеләп үткән. Җырчы фикеренчә, кешеләр, бер якның гына сүзләренә таянып, хәлнең асылын белмичә нәтиҗә ясый.

«Мин берегез алдында да хисап тотарга җыенмыйм. Кемдер бу ситуациядән файдаланып хайп тотарга, язылучылар җыярга теләде, кемдер үзенә файда эзләде», — дип язган ул.

Артист кешеләрнең кушылуы да, аерылышуы да тормышның бер өлеше булуын әйтә. Ул үзенә карата тискәре комментарийлар язучыларга энергияләрен файдалырак юнәлешкә сарыф итәргә киңәш иткән.

Яруллин шулай ук Ильмира Нәгыймованы якларга теләүчеләргә аның концертларына йөреп, залларын тутырырга ярдәм итү нәтиҗәлерәк булыр иде, дип белдергән. Җырчы сүзләренчә, бу сезонда Нәгыймовага дистәләгән концертын күчерергә туры килгән.

Марат Яруллин Ильмира Нәгыймованың аның иҗат юлында зур роль уйнавын да инкарь итми. Ул чыгарган 80 җырның дүртесен Нәгыймова язган. Алар арасында «Соңгы бию» һәм «Сау бул, мәктәп» җырлары бар. Артист әлеге композицияләрнең популяр булуын, үзенең карьерасында мөһим урын алып торуын әйткән.

«Мин Ильмирага һәм бу җырларны чыгарырга ярдәм иткән командага чын күңелдән рәхмәтле. Ул — бик талантлы композитор», — дигән Марат.

Җырчы шулай ук уңышның җиңел генә килмәвен ассызыклый. Аның сүзләренчә, популярлык артында еллар буе тырыш хезмәт, сабырлык һәм йокысыз төннәр тора.

Марат Яруллин үзенең кечкенә авылда туып-үсүен, зур сәхнә турында хыяллануын һәм район сәхнәләреннән башлап бүгенге дәрәҗәгә килүен искәрткән. Артист алда әле күп эшләргә кирәклеген, моның өчен аның командасы, гаиләсе һәм тугры тамашачылары булуын әйткән.

Шәхси тормышына килгәндә, җырчы бу темага җентекләп тукталырга теләмәвен белдергән.

«Мин дүрт ел буе бергә булган кешегә пычрак атарга җыенмыйм. Бу еллар эчендә бик күп матур мизгелләр булды, һәм бу минем өчен әрәмгә узган вакыт түгел», — дигән Марат Яруллин.

Фото: "Болгар радиосы"

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар