Онлайн трансляция

Свернуть

Илсөя Бәдретдинова улының армиягә китәчәген хәбәр итте

Илсөя Бәдретдинова улының армиягә китәчәген хәбәр итте

https://tnv.ru

13 Ноябрь 2026, 17:00

Илсөя Бәдретдинова улының армиягә китәчәген хәбәр итте
Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинованың улы Нариман армиягә китә. Бу хакта артист Чаллыда узган концертларының берсендә тамашачылар белән аралашкан вакытта сөйләгән.

«Ул — минем бердәнбер улым, бөтен язмышым. Һәм ул бөрсекөнгә китә. Сез, зинһар, миңа аз гына яхшы теләктә булсагыз, улыма уңышлар теләп торыгыз, яме. Сау-саләмәт булсын, җиңел генә үтсен дип, яхшымы?», — дигән Илсөя Бәдретдинова.

Җырчы хәзер Чаллыда ун көнлек концертлар сериясе белән чыгыш ясый.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар