Онлайн трансляция

Свернуть

Башкортстанда Ришат Төхвәтуллинның тавыш операторы югалган

Башкортстанда Ришат Төхвәтуллинның тавыш операторы югалган

https://tnv.ru

06 Декабрь 2019, 14:09

878

0

Артур Гобузов концерт алдыннан флешкага дип чыгып киткән һәм кире кайтмаган.

Башкортстанда Ришат Төхвәтуллинның тавыш операторы югалган
Башкортстанның атказанган артисты Ришат Төхвәтуллин төркемендә эшләүче тавыш операторы Артур Гобузов югалган. Җырчы үзенең Инстаграм битендә Артурның Чишмә районында концерт алдыннан флешкага чыгып китүе турында әйтә.

“Җәмәгать, 9-10 ел сәхнәдә, әмма мондый хәлне күргән юк иде әле. Безнең концерт алдыннан тавыш операторы югалды һәм без аны күрмәдек. Бөтен чишмә районы белән эзлибез, таба алмыйбыз”, - дип сөйли Ришат Төхвәтуллин үзенең Инстаграм сторисында.

“Монда инде нәрсә генә язмыйлар. Хайп диләр инде. Кеше чынлап та югалды, без аны табалмыйбыз. Концерт барышында килеп чыгар дип көттек, концерттан соң да булмады. Полициягә шалтыраттык. Бөтен вокзалларны, кибетләрне тикшердек. Эзләү әле дә бара. Артур флешка артыннан чыгып киткән була, бүтән күрмәдек”, - ди ул.

Артур Гобузов кара курткадан, зәңгәр джинсыдан киенгән. Ришат Төхвәтуллин аккаунтында Артур турында соңгы хәбәр моннан 15 сәгать элек яңартылган.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров