Онлайн трансляция

Свернуть

Зәмирә Рәҗәпова үзенә авылдан чыккан, "колхоз" диючеләргә: Ничек бар, шулай

Зәмирә Рәҗәпова үзенә авылдан чыккан, "колхоз" диючеләргә: Ничек бар, шулай

https://tnv.ru

28 Январь 2020, 17:50

420

0

Зәмирә Рәҗәпова ТНВ алып баручысы.

Зәмирә Рәҗәпова үзенә авылдан чыккан, "колхоз" диючеләргә: Ничек бар, шулай
ТНВда чыга торган "Әй, язмыш, язмыш" тапшыруы алып баручысы үзенә карата әйтелгән фйикергә җавап бирде. Ул "авыллыктан" оялмавы һәм аудиторисе алдында "ничек бар, шулай"
булуы турында әйтте.

"Авылдан чыгып китсә дә, авыл аннан чыгып бетмәгән", это про вас Замира. Сез колхозница, не стильная". Менә шундый, хат килеп төште әле! Ә мин киресенчә горурланам. Булса ни? Аның нәрсәсе начар? Чыгып бара шул, күбрәк саклыйсы иде авыллыкны! Шул авыл тәрбиясе көлгә калып янганда да, янәдән аякка басарга булышты. Җандагы шул авыллык вакыт - вакыт үземә зыян салса да, башкаларга карата мәрхәмәтле, шәфкатьле булырга эчтән өндәп тик тора. Шул авыллык эштән курыкмаска, җир җимертеп дөнья куарга өйрэтте.  Без бит чи утыннан мич ягып, көянтә-чиләк белән су ташып үскән балалар. Димәк, авыллык мине теләсә кайсы ситуациядән тартып чыгарачак. Минем үз стилем, үз юлым! Минем кемгә дә булса ошарга теләп, үз үземә хыянәт итәсем килми! Ничек бар, шулай! Авыллык - ул минем бала чагымнан, әни һәм дәү әни тәрбиясеннән җанымда сакланучы бер ядкәр! Кыйммәтле ядкәр. Мин аны ясалма, җансыз, моңсыз, нурсыз, туң "шәһәрлеккә" алыштырмыйм!", - дип яза Инстаграм битендә Зәмирә Рәҗәпова.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров