Онлайн трансляция

Свернуть

Илдә беренчеләрдән булып, 5 мең километр араны ике көпчәкле транспортта узган Сергей Наконечныйны Татарстан нәрсәсе белән шаккаттыра?

Илдә беренчеләрдән булып, 5 мең километр араны ике көпчәкле транспортта узган Сергей Наконечныйны Татарстан нәрсәсе белән шаккаттыра?

https://tnv.ru

15 Сентябрь 2020, 15:32

298

0

Иркутскидан Мәскәүгә - электровелосипедта! Танылган сәяхәтче, язучы, блогер Сергей Наконечный, илдә беренчеләрдән булып, 5 мең километр араны ике көпчәкле транспортта уза. "Байкал эко байк" дип аталган бу үзенчәлекле проект Россиянең сәүдә-сәнәгать палатасы ярдәмендә тормышка ашырыла. Сергей Наконечный, илнең 8 шәһәрен гизеп, бүген Казанда тукталды. Татарстан аны нәрсәсе белән шаккаттыра? Үзеннән сорадык.

Илдә беренчеләрдән булып, 5 мең километр араны ике көпчәкле транспортта узган Сергей Наконечныйны Татарстан нәрсәсе белән шаккаттыра?
Алда кояшлы Казан, артта 4 меңнән артык километр. Һәм менә көтелгән тукталыш - Казан гаилә үзәге янында. Сәгатенә 30 километр тизлек, маршрут - Иркутск, Красноярск, Новосибирск, Омск. Илнең барлыгы 10 шәһәре. Шулай Мәскәүгә кадәр. Җилкәсенә нибары бер арка капчыгы асып. Казан - 9нчы тукталыш. Блогер-сәяхәтче күргәннәрен китапка да яза әле.

Сергей НАКОНЕЧНЫЙ, язучы, блогер, сәяхәтче:
- Кайвакытта кеше үзенең нинди матур шәһәрдә яшәгәннен аңлап та бетерми. Минем өчен Казан искиткеч, чөнки чагыштырып, фикер йөртә алам. Татарстан шулкадәр чиста төбәк, мине бу шаккаттырды. Моңа кадәр юлда автомобиль йөртүчеләр ташлап калдырган калдыкларга күңелем әрнеде. Ә монда алай түгел, бик пөхтә, матур кала.

Аның максаты - сәламәт яшәү рәвешенә һәм экотуризмга игътибарны арттыру. Мондый электровелосипедта илне дә күрергә, табигатьне дә сакларга мөмкин.

1нче августта чыгып киткән сәяхәтче инде ай ярым юлда. Көпчәге дә тишелә, электр заряды да бетә. Булгалый...Яңгыр, җил, томан. Һава торышы нинди булуына карамастан, иртәнге 5тә тора, көненә 140 километр уза. Ярый әле юлда мәрхәмәтле кешеләр очрый. Менә берәүләр банан ашата. Бар күргәннәрен камерага төшереп бара, һәм блогына урнаштыра. Шуңа сәяхәт капчыгында иң күп урынны ноутбук һәм җиһазлар алып тора. Юлда иң катлаулысы - велосипедны заряд алырга кую, ди.

Сергей НАКОНЕЧНЫЙ, язучы, блогер, сәяхәтче:
- Зарядның җитү-җитмәве һава торышыннан да, җирлекнең таулы яисә яссы булуыннан да тора. Илебездә махсус заряд ала торган җиһазланган урыннар юк. Электр кая бар - шунда тоташтырасың. Күп очракта мондый урынны табу кыен.

Проблеманы илнең сәүдә-сәнәгать палатасы белән бергәләп хәл итмәкчеләр. Нәкъ менә алар Россиядәге беренче шундый сәяхәтчегә ярдәм итәргә алынган. Һәр шәһәрдә каршы алалар, түгәрәк өстәлләр үткәрәләр.

Артур НИКОЛАЕВ, Татарстанның сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе урынбасары:
- Ул безнең шәһәр белән таныша, үзенең теләк-тәкъдимнәрен кертә. Электровелосипедлар өчен нәрсә җитми, кайда ял урыннары, заряд алу пунктлары булдырырга кирәк? Бу бик мөһим, чөнки Татарстан экотуризм тармагын үстерә.

Дарья САННИКОВА, Казанның туризмны үстерү комитеты директоры:
- Казан һәм Татарстан үзенчәлекле табигый ресурсларга ия. Идел елгасы гына нинди матур. Велосипедчылар хәрәкәтен үстерү - туристларны күбрәк җәлеп итәргә булыша.

Европада электровелосипед күп кешедә бар, ул ерак чакрымнарга сәяхәт итәргә мөмкинлек бирә. Россиядә дә шундыйларны җитештерсеннәр иде, ди Сергей. Юлда ул туризм, бизнес вәкилләре белән аралаша. Үз тәкъдимнәре белән уртаклаша.
Татарстан бүләге - "алга" кепкасын киеп, Сергей Наконечный Зөягә юл алды, аннан соң аны Түбән Новгород һәм соңгы тукталыш - Мәскәү көтә. Әмма мондый 5 мең километрлы сәяхәт тә әле соңгысы булмас, ди ул.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров