Онлайн трансляция

Свернуть

Данис Зарипов "Ак Барс"тан китә?

Данис Зарипов "Ак Барс"тан китә?

https://tnv.ru

07 Июль 2021, 11:59

979

0

Данис Зарипов "Ак Барс"тан китә?
Һөҗүмче Данис Зарипов "Ак Барс" клубы белән яңа контрактка сөйләшүләр алып бара. Бу хакта ТАССга уенчы агенты Александр Черных хәбәр итте.

Казан клубы белән 40 яшьлек һөҗүмченең контракты 2021 елның 30 апрелендә чыккан.

- Данис карьерасын тәмамларга җыенмый дип әйтә алам, без "Ак Барс" белән контракт турында фикер алышабыз. Әлегә барысы да сөйләшүләр стадиясендә, Әмма безнең "Ак Барс" белән күпьеллык нәтиҗәле хезмәттәшлек бар инде, һәм шуңа күрә без уртак фикергә килә алырбыз дип уйлыйм", - дип китерә ТАСС агенты.

Исегезгә төшерәбез, "Ак Барс" капитаны Данис Зарипов үз карьерасы өчен биш Гагарин Кубогын отты. Бу КХЛда хоккейчылар арасында иң яхшы күрсәткеч. Узган сезонда Зарипов "Ак Барс" өчен 40 матчта 27 (7+16) очко җыйды.

фото: ak-bars.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров