Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда гольф академиясе төзеләчәк

Казанда гольф академиясе төзеләчәк

https://tnv.ru

03 Август 2021, 10:55

255

0

Казанда гольф академиясе төзеләчәк
Киләсе елда Татарстан башкаласында «Басу» һөнәри, яшүсмерләр һәм балалар гольфын үстерү үзәген ачарга планлаштыралар. Бу хакта ТР Яшьләр эшләре, спорт һәм туризм министрлыгының Матбугат хезмәте хәбәр итте.

Үзәк Казанның Киров районындагы Хуҗәмәт һәм Займище бистәләре арасында төзеләчәк. Академиянең мәйданы 73 гектар тәшкил итәчәк. Планда шулай ук якын-тирә территорияне төзекләндерү тора. Анда 2500 тирәсе агач һәм куаклар утыртылачак.

Үзәктә ике киенү-чишенү бүлмәсе, тренажер залы, шулай ук теорияне өйрәнү өчен уку сыйныфлары һәм башкалар каралган. Киләчәктә ТР Гольф академиясе туристларны җәлеп итү үзәгенә әйләнер дип планлаштырыла.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров