Онлайн трансляция

Свернуть

Яңа сезонда "Рубин" рәттән өченче җиңү яулады

Яңа сезонда "Рубин" рәттән өченче җиңү яулады

https://tnv.ru

09 Август 2021, 08:41

341

0

Яңа сезонда "Рубин" рәттән өченче җиңү яулады
Кичә Казанда "Рубин" Грозный шәһәренең "Ахмат" командасын 2:1 исәбе белән җиңде һәм РПЛдагы җиңелүсез уеннар санын өчкә җиткерде.

Уен исәбен "Ахмат" командасыннан Уткин башлап җибәрде. Казанлылар исә, бер уенчыга артык калып, Хакшабанович ярдәме белән уенны тигезли алды. Угловой бәргәннән соң хәлиткеч тупны Оливер Абильдгор кертте.

Казанлылар киләсе матчны 12 августта Казанда уздырачак. "Рубин" үз кырында Конференцияләр лигасының өченче квалификация раундының җавап матчында Польшаның "Рубин" командасын кабул итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, беренче матч 0:0 исәбе белән тәмамланды.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров