Онлайн трансляция

Свернуть

Леонель Месси - ПСЖ уенчысы

Леонель Месси - ПСЖ уенчысы

https://tnv.ru

10 Август 2021, 17:28

353

0

Аның еллык хезмәт хакы 35 млн евро тәшкил итәчәк.

Леонель Месси - ПСЖ уенчысы
"Барселона"ның элеккеге һөҗүмчесе Лионель Месси Франциянең ПСЖ клубы белән 2 еллык контрактка кул куя. Париж клубының рәсми Твиттеры кыска видеоролик белән күчүне анонслады.

Кайбер мәгълүматлар буенча, аның еллык хезмәт хакы елына 35 млн евро тәшкил итәчәк. Шулай ук контрактта килешүне тагын бер сезонга озайту варианты да булачак.

Лионель Месси-хәзерге футболның иң якты футболчыларының берсе. Ул бөтен карьерасын бер командада — Каталониянең «Барселона»сында уздырды. Испан клубы Испан лигасы регламентында язылган финанс һәм структур каршылыклар аркасында үзенең йолдызы белән контрактны озайта алмады.

фото: twitter


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров