Онлайн трансляция

Свернуть

Бүген "Ак Барс" рәттән дүртенче җиңелүгә дучар була ала

Бүген "Ак Барс" рәттән дүртенче җиңелүгә дучар була ала

https://tnv.ru

10 Сентябрь 2021, 10:34

283

0

Бүген "Ак Барс" рәттән дүртенче җиңелүгә дучар була ала
Бүген "Ак Барс" КХЛның регуляр чемпионаты матчында "Витьяз" Мәскәү өлкәсе командасы белән уйнаячак. Уен Мәскәү вакыты белән 19:30 сәгатьтә башлана.

Казанлылар КХЛның яңа сезонында рәттән дүртенче матчны оттыра ала. Моңа кадәр "Ак Барс" үз бозында Кытайның "Куньлунь" (3:4), Түбән Новгородның "Торпедо" (1:3) һәм Мәскәүнең ЦСКА (1:2) командаларына оттырды.

Уйналган дүрт матчтан соң "Ак Барс" Көнчыгыш конференция таблицасында алтынчы урынны били. Түбән Каманың "Нефтехимик" командасы икенче урында бара.

Матчның турыдан-туры трансляциясен ТНВ һәм ТНВ-Планета телеканалында карый аласыз. ТНВ-Планета каналында хоккей татарча шәрехләүдә булачак.

Фото: ak-bars.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров