Онлайн трансляция

Свернуть

Дрейер РПЛда ничек уйнарга кирәклеген күрсәтте

Дрейер РПЛда ничек уйнарга кирәклеген күрсәтте

https://tnv.ru

14 Сентябрь 2021, 09:47

305

0

Дрейер РПЛда ничек уйнарга кирәклеген күрсәтте
Казанның “Рубин” клубы үз кырында Екатеринбургның “Урал”ын тар-мар итте, ә Андрес Дрейер казанлылар өчен беренче уенда ук хет-трик ясады. Матчның үзәк мизгелләре, яңа уенчылар турында сез ТНВ сайты редакциясе язмасын укып белә аласыз. 

“Рубин” бишенче, “Урал” соңгы иде

Тинькофф Россия Премьер-лигасында уңышлы гына старттан соң, “Рубин” өч уен рәттән җинүгә ирешә алмады. Үз кырында “Урал” белән өч очко җыярга кирәклеге су кебек ачык иде. Беренчедән, “Урал” чемпионатта ике очко белән соңгы урында бара. Алар күп керттерә һәм 6 турга 2 гол гына кертә алган. Икенчедән, “Рубин”ның киләсе көндәшләре – "Зенит", "Локомотив" һәм РПЛда уңышлы гына дебют ясаган Түбән Новгород клубы. Алар сыйфат ягыннан хәзерге көндәштән, ким дигәнә, ике башка зурырак. “Рубин” соңгы урында барган “Крылья Советов” белән очколар югалткан иде инде, шуңа Ленид Слуцкий егетләре алдында хаталарны кабатламау бурычы торды. "Урал" уенын үзгәртмәсә, яңа уенчылар белән тулыланмаса, ФНЛга төшеп калудан котыла алмаячак.



Җыелма командалардан кайткач беренче уен

Төрле уенчы төрле дәрәҗәдә кайтты. Кемдер өч уен уйнап арыган, ә кемдер запаста гына торып үзенең кондицияләрен югалткан булырга мөмкин иде. Матчка кадәр моны “Рубин”ның баш тренеры да билгеләп үткән иде. Җыелма командалар турында сүз чыккач, Россия-Словакия матчы Казанда узачагын да билгеләп үтәргә кирәк. Хәзерге вакытта “Ак Барс Арена” кыры “ял итә”. Шуңа күрә, “Урал” һәм “Зенит”ка каршы уеннарны “Үзәк” стадионда уздырырга карар кылынды. 

Гади генә хаталардан ничек арынырга?

Матч казанлылар өчен 4:0 тәмамланса да, әйтергә кирәк, тупны бер-береңә биргәндәге хаталар, югалтулар күп булды. 

 “Рубин” уенны кызу башлады. Инде икенче минутта ук, үзенең дебют матчында һәм тупка беренче тиюендә үк данияле Андрес Дрейер тупны капкага юнәлдерә. Икенче гол үзен озак көттермәде. Инде икенче данияле уенчы Абильдгор күтәрткәннән соң, туп каты итеп сакчы Маминга эләгә, ул аны туктатып калдыра алмый һәм үз капкасына кертеп җибәрә. Әйтергә кирәк, Мамин өчен бу шулай ук беренче уен иде. Дебют Андресныкына да охшаган, чөнки алар икесе дә голны бер үк капкага кертте. Тәнәфескә кадәр һәм тәнәфестән соң, уен бераз тынычланып китте, тизлек азайды, “Урал” үз мөмкинлекләрен эзли башлады. Тик инде җанатарлардан башка гына. Беренче таймда “Уралмаш” дип үзләрен биредә икәнен кычкырып торган актив җанатарлар икенче таймда юк булдылар. Казан урамнарында бөкегә эләккәнче, олы юлга чыгуны өстен күргәннәр, ахыры. “Рубин”ның икенче һәм өченче голлары икенче таймның соңгы минутларына туры килде. Аларны икесен дә, без яңа гына танышып киткән Андрес Дрейер кертте. Россия һәм бигрәк тә “Рубин” тарихында мондый дебютның булганы юк иде әле. Әллә чыннан да көчле уенчы, әллә инде РПЛның дәрәҗәсе түбән? Моны киләсе уеннар күрсәтер.
 
Кызганыч, бу матчта “Рубин” һәм Россия җыелмасы сул як сакчысыз калды. Илья Самошников җәрәхәт алды. Ильяның күпме вакыт уйный алмаганлыгы билгесез, әмма стадионнан ул ашыгыч ярдәм машинасында китте.



Дебютларга бай кич

Өч голны да Андрес Дрейер кертте дип әйтеп киттек инде. Афәрин! Беренче уенында ук “Рубин”ның иң яхшы бомбардиры булып куйды. Уен дәверендә берничә хата җибәрде үзе, күтәртүләре дә Деспотка бик барып җитмәде, әмма алар инде хәзер икенче планда кала. Россия Премьер-лигасы тарихында дебют матчында хет-трик ясаучылар әле булмаган. "Рубин" өчен хет-трикларны 2013 елдан ук беркем ясамаган. Соломон Рондон ул вакытта да “Урал”ның капкасына өч гол керткән булган. 

Бу уен казанлылар өчен дебютарга бай булды. Андрес Дрейер, Герман Онугха, Константин Нижегородов, Степан Суриков “Рубин” өчен беренче уеннарын уздырды. Алар уенны әллә ни үзгәртмәсә дә, иң мөһиме – бозмады. Стадионда булган җанатарлар Степанны җылы каршыладылар. Ул – безнең егет. “Рубин” академиясеннән беренче составка кадәр үсә алган һәм үзен күрсәтергә мөмкинлектән файдаланган егет.



Киләсе матч шулай ук “Үзәк” стадионда узачак. 20 сентябрь көнне Казанга “Зенит” һәм аларның җанатарлары килә. Матч 18:30 сәгатьтә башлана. "Зенит" - лидер. Әгәр дә "Рубин" җиңсә, икесенең дә 17шәр очко булачак.

Фото: rubin-kazan.ru








Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров