Онлайн трансляция

Свернуть

"Рубин" үз кырында беренче тапкыр җиңелүгә дучар булды

"Рубин" үз кырында беренче тапкыр җиңелүгә дучар булды

https://tnv.ru

20 Сентябрь 2021, 20:29

425

0

"Рубин" үз кырында беренче тапкыр җиңелүгә дучар булды
Бүген Казанның "Рубин" командасы РПЛның лидеры "Зенит" белән очрашты.

Матч бер минутлык тынлык белән башланды. Бүген Перьм университетында коточкыч хәл булды. Атыш нәтиҗәсендә 8 кеше һәлак булган, дистәләгән кеше җәрәхәт алган.

Голлар исәбен Артём Дзюба башлады. Икенче гол үзен озак көттермәде. Клаудиньо Абильдгорның хатасыннан файдаланып, исәпне икеләтте. Тәнәфескә "Рубин" тар-мар ителеп китте. Дубль Дзюба исәбендә.

Абильдгор үз хатасын төзәтте - "Рубин" ның калышуын бер голга киметте, әмма бу исәпне тигезләүгә ярдәм була алмады.

Ике сары карточка алып уеннан "Рубин"ның баш тренеры Ленонид Слуцкий алынды.

Киләсе уенны "Рубин" Екатеринбургның 26 сентябрь Мәскәүдә "Динамо" га каршы уйнаячак.




Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров