https://tnv.ru
24 Сентябрь 2021, 10:18
249
0
Трансляцияне ТНВ һәм ТНВ-Планета каналларында карый алачаксыз.

Бүген "Ак Барс" Казанда КХЛның даими чемпионат матчында Владивостоктан "Адмирал"га каршы уйнаячак. Уен Мәскәү вакыты белән 19:00 сәгатьтә башлана.
Бүген казанлылар рәттән дүртенче җиңү яулый ала. Алдагы уеннарда барслар "Сочи" һәм "Витьяз2 командаларын минималь өстенлек белән җиңгән иде.
"Адмирал" чемпионатта уңышсыз старт алды. Даими чемпионатның сигез матчыннан соң команда КХЛ Көнчыгыш таблицасында 11 урында бара.
Матчның турыдан-туры трансляциясен ТНВ һәм ТНВ-Планета каналлары күрсәтәчәк. ТНВ-Планета каналында "Ак Барс" уеннарын татарча шәрехләүдә карый аласыз.
Фото: ak-bars.ru

Бүлешергә
Комментарии 0