Онлайн трансляция

Свернуть

"Рубин" икенче уен рәттән оттырды

"Рубин" икенче уен рәттән оттырды

https://tnv.ru

26 Сентябрь 2021, 16:00

2461

0

Бу юлы "Динамо" г — 2-0.

"Рубин" икенче уен рәттән оттырды
Казан клубы "Рубин" Тинькофф Россия Премьер-лигасында Мәскәүнең "Динамо"сына оттырды. Исәп - 2:0.

Казанлылар өчен бу рәттән икенче җиелү. Дүшәмбе Казанда РПЛның лидеры "Зенит"ка 1:3 оттырганнар иде.

"Рубин"ның "Динамо"га инде 2019 елдан бирле оттырганы булмаган. Ә Мәскәүдә хәтта 2013 елдан бирле.

Киләсе уенны "Рубин" 2 октябрь үз кырында "Нижний Новгород"ка каршы уздырачак.

Фото: ТНВ

Комментарии 0

Аватар