Онлайн трансляция

Свернуть

"Автомобилист" үз кырында "Ак Барс"ны кабул итә

"Автомобилист" үз кырында "Ак Барс"ны кабул итә

https://tnv.ru

26 Октябрь 2021, 10:12

188

0

"Автомобилист" үз кырында "Ак Барс"ны кабул итә
Бүген "Ак Барс" КХЛның регуляр чемпионаты матчында Екатеринбургның "Автомобилист"ына каршы уйнаячак. Уен Мәскәү вакыты белән 17:00 сәгатьтә башлана.

22 матчтан соң "Ак Барс" Көнчыгыш конференция таблицасында дүртенче урынны били. Узган уенда "Ак Барс" үз бозында Омскиның "Авангард" командасын җиңде. (3:2).

«Ак Барс» составында уенны сакчы Дмитрий Юдин, һөҗүмчеләр Никита Дыняк, Николай Коваленко һәм Пер Линдхольм үткәрмәячәк.

"Автомобилист" бишенче урында бара. Соңгы матчта Екатеринбург командасы буллитлар исәбе белән «Трактор»га оттырды (3:4).

"Авто" составында иң яхшы бомбардир - Стефан Да Коста. Һөҗүмче исәбендә 21 (9+12) очко. Узган сезонда француз Казанның «Ак Барс»клубы өчен уйнады.

Туры трансляцияне ТНВ һәм ТНВ-Планета телеканаллары күрсәтәчәк. ТНВ-Планета каналында шәрехләү татар телендә бара.

Фото: ak-bars.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров