Онлайн трансляция

Свернуть

Бүген "Ак Барс" көнчыгыш конференция лидеры белән очраша

Бүген "Ак Барс" көнчыгыш конференция лидеры белән очраша

https://tnv.ru

28 Октябрь 2021, 16:16

1084

0

Бүген "Ак Барс" көнчыгыш конференция лидеры белән очраша
Бүген "Ак Барс" КХЛның Көнчыгыш конференциясе лидеры Магнитогорскиның "Металлург" командасына каршы КХЛның регуляр чемпионаты матчында очрашачак. Матч Мәскәү вакыты белән 17:00 сәгатьтә башлана.

23 матчтан соң "Ак Барс" Көнчыгыш конференция таблицасында дүртенче урында бара. Узган уенда "Ак Барс" "Автомобилист"ны җиңде (3:2).

«Ак Барс» составында сакчы Дмитрий Юдин, һөҗүмчеләр Никита Дыняк, Николай Коваленко һәм Пер Линдхольм уйнамаячак .

"Металлург" Көнчыгыш конференциядә беренче урында урнашкан.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, бу сезонда «Ак Барс» «Магнитка»га ике тапкыр оттырды инде.

ТНВ телеканалы матчны туры эфирда күрсәтә. Исегезгә төшерәбез, ТНВ-Планета каналында уенна шәрехләү татар телендә бара.

Фото: ak-bars.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров