Онлайн трансляция

Свернуть

Ике Татарстан командасының Россия Кубогындагы көндәшләре билгеле

Ике Татарстан командасының Россия Кубогындагы көндәшләре билгеле

https://tnv.ru

03 Ноябрь 2021, 10:09

104

0

Ике Татарстан командасының Россия Кубогындагы көндәшләре билгеле
Казан "Рубин" командасы үз кырында Бетсити Россия кубогының 1/8 финалы матчында Волгоградның "Ротор" командасын кабул итәчәк. Бу турнирның 1/8 финалына жирәбә салганнан соң билгеле булды. Җиңүче бер уен нәтиҗәсе буенча билгеләнәчәк.

Татарстанның икенче командасы - Чаллының "КАМАЗ" командасы Санкт-Петербургта «Зенит» белән уйнаячак.

1/8 финалның башка парлары:

Динамо — Нижний Новгород

Спартак — Кубань

Локомотив — Енисей

Балтика — Чайка

Алания — Арсенал

Сочи — ЦСКА


Искәртеп узабыз, 2011/2012 сезонында Казанның "Рубин" командасы Корбан Бердыев җитәкчелегендә Россия Кубогында җиңү яулады. 2012 елның 9 маенда Екатеринбургта узган финал матчында "Рубин" Мәскәү "Динамо"сыннан 1:0 исәбе белән көчлерәк булды. Бердәнбер тупны Роман Еременко кертте.

Фото: ТНВ

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров