Онлайн трансляция

Свернуть

Бүген "Ак Барс" көнчыгыш конференциядә "Салават Юлаев"ны узып китә ала

Бүген "Ак Барс" көнчыгыш конференциядә "Салават Юлаев"ны узып китә ала

https://tnv.ru

16 Ноябрь 2021, 14:45

1055

0

Бүген "Ак Барс" көнчыгыш конференциядә "Салават Юлаев"ны узып китә ала
Бүген Казанның "Ак Барс" хоккей командасы Мәскәүнең "Спартак" командасы белән кунакта көч сынаша. Уен 19:30 сәгатьтә Мәскәү вакыты белән башлана.

28 матчтан соң, "Ак Барс" Көнчыгыш конференциядә 4 урында бара. КХЛның соңгы матчында "Ак Барс" 5:4 исәбе белән Автомобилистны отты. Матч Джордан Уилның покеры белән истә калды.

Мәскәүдә җиңү яулаган очракта "Ак Барс" бер баскычка югарырак күтәреләчәк һәм Уфаның "Салават Юлаев" командасын узып китәчәк. "Салават" Түбән Новгородның "Торпедо"сына каршы көч сынаша.

"Спартак" Көнбатыш конференциядә сигезенче урында бара. Ике көндәш арасындагы соңгы уенда казанлылар өстен чыккан иде(3:1).

Туры трансляцияне ТНВ каналында карый аласыз. Исегезгә төшерәбез, ТНВ-Планета каналында шәрехләү татар телендә бара.

Фото: ak-bars.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров