Онлайн трансляция

Свернуть

ТНВ "Ак Барс" - СКА матчын туры трансляциядә күрсәтә

ТНВ "Ак Барс" - СКА матчын туры трансляциядә күрсәтә

https://tnv.ru

25 Ноябрь 2021, 15:47

298

0

ТНВ "Ак Барс" - СКА матчын туры трансляциядә күрсәтә
Бүген Казанда "Ак Барс" КХЛның даими чемпионаты матчында  Санкт- Петербургның СКА каршы уйнаячак. Уен 19:30 сәгатьтә башлана.

32 матчтан соң "Ак Барс" Көнчыгыш конференция таблицасында өченче урында бара. Даими чемпионатның соңгы матчында казанлылар үз бозында овертаймда Риганың «Динамо»сын (4:2) отты.

Кызганыч, "Ак Барс"та төрле җәрәхәтләр аркасында уенда катнаша алмаучылар бар. Александр Бурмистров, Николай Коваленко, Пер Линдхольм һәм Илья Сафонов, ә көндәшләрнең Микко Лехтонен һәм Василий Токранов уенда ярдәм итмәячәк.

СКА Көнбатыш конференциянең бишенче урында бара. Регуляр чемпионатның соңгы уенында Валерий Брагин командасы «Нефтехимик» ны 8:2 исәбе белән тар-мар итте.

Бүгенге матчның туры трансляциясен ТНВ телеканалы күрсәтәчәк. Исегезгә төшерәбез, ТНВ-Планета телеканалында шәрехләү татар телендә алып барылачак.

Фото: ak-bars.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров