Онлайн трансляция

Свернуть

Евгения Медведева "Папины дочки" сериалы йолдызын тимераякта шуарга өйрәтә - видео

Евгения Медведева "Папины дочки" сериалы йолдызын тимераякта шуарга өйрәтә - видео

https://tnv.ru

29 Ноябрь 2021, 13:25

714

0

Евгения Медведева "Папины дочки" сериалы йолдызын тимераякта шуарга өйрәтә - видео
2018 ел Олимпия уеннарының көмеш медаль иясе Евгения Медведева танылган актриса, "Папины дочки" сериалы йолдызы Лиза Арзамасова белән тимераякта шугалакта булган. Бу хакта Евгения Медведева Инстаграмда бүлеште.

Видеога карасак, Лизаның тимераякта начар шуганын күрә алабыз. Евгения аны шуарга өйрәтә булса кирәк. Актриса шуганда "Позор семьи" диеп тә әйтә. Лиза Арзамасованың ире - Совет һәм Россия фигуристы, Россиянең атказанган спорт мастеры Илья Авербух.

Исегезгә төшерәбез, бу көннәрдә генә Лиза Арзамасова социаль челтәрләрдә беренче тапкыр улының фотосын урнаштырды. Язылучылар Левны әтисе Илья Авербухка да, әнисе Лизага да ошата.


Фото: @jmedvedevaj

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров