Онлайн трансляция

Свернуть

"Эссе булачак": Бүген "Авангард" - "Ак Барс" матчы Дубайда узачак

"Эссе булачак": Бүген "Авангард" - "Ак Барс" матчы Дубайда узачак

https://tnv.ru

03 Декабрь 2021, 14:57

1406

0

"Эссе булачак": Бүген "Авангард" - "Ак Барс" матчы Дубайда узачак
Бүген "Ак Барс" Дубайда Омскиның "Авангард" командасы белән КХЛның даими чемпионаты матчында уйнаячак. Уен Мәскәү вакыты белән 16:15 сәгатьтә башлана.

35 матчтан соң "Ак Барс" Көнчыгыш конференция таблицасында өченче урынны били. Даими чемпионатның соңгы матчында казанлылар Мәскәүдә "Динамо"га оттырды (1:4).

Омск шәһәренең "Авангард"ы Көнчыгыш конференциясендә бишенче урында урнашкан. Даими чемпионатның соңгы уенында Боба Хартли командасы "Нефтехимик"ны 6:1 исәбе белән тар-мар итте.

Бу сезонда командалар ике тапкыр күрешергә өлгерде. Икесендә дә казанлылар өстен чыкты.

Уенны ТНВ һәм "ТНВ-Планета" каналларында карап булачак. Исегезгә төшерәбез, "ТНВ-Планета" каналында шәрехләү татар телендә алып барыла.

Фото: ak-bars.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров