Онлайн трансляция

Свернуть

Канадалы Эрик Фер - "Ак Барс" уенчысы

Канадалы Эрик Фер - "Ак Барс" уенчысы

https://tnv.ru

21 Декабрь 2021, 17:42

1194

0

Канадалы Эрик Фер - "Ак Барс" уенчысы
Канада форварды Эрик Фер "Ак Барс" составын тулыландырды. Бу хакта "Ак Барс" матбугат хезмәте хәбәр итте. 36 яшьлек һөҗүмче белән контракт 2021/22 сезон ахырына кадәр исәпләнгән.

Соңгы ике сезонны Фер Швейцария милли лигасында "Женева-Серветт" өчен чыгыш ясап үткәргән. Узган сезонда капитан ассистенты 61 уенда катнашкан һәм 48 (24+24) очко җыйган.

"Мин "Ак Барс"ка кушылуга бик шат һәм команда Гагарин кубогын яулый алсын өчен барысын да эшләргә әзер", - дигән Фер беренче интервьюсында.

Канадалы НХЛда танылган. НХЛ чемпионатларында форвард 722 матчта катнашты, аларда 233 (122+111) очко җыйды.

2016 елда "Питтсбург" составында Стэнли Кубогы иясе булды.

Фото: ak-bars.ru


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров