Онлайн трансляция

Свернуть

Бүген Казанда "Ак Барс" һәм "Барыс" көч сынаша

Бүген Казанда "Ак Барс" һәм "Барыс" көч сынаша

https://tnv.ru

23 Декабрь 2021, 17:16

630

0

Бүген Казанда "Ак Барс" һәм "Барыс" көч сынаша
Бүген Казанның "Ак Барс" командасы үз бозында Казахстан кунакларын кабул итәчәк. "Барыс"ка каршы уен 19:30 сәгатьтә башлана.

Дмитрий Квартальнов командасы уенга яхшы кәеф белән килә – ике көн элек казанлылар үз бозында Көнчыгыш лидерларының берсе – «Трактор»ны тар-мар итте.

"Барыс" хәзер матур һәм нәтиҗәле уен күрсәтә. Команда рәттән дүрт матчны отты һәм таблицада 8 нче урынны били.

Исегезгә төшерәбез, матчны ТНВ каналы туры эфирда күрсәтә. ТНВ-Планета каналында шәрехләү татар телендә барачак.

Фото: ak-bars.ru

Комментарии 0

Аватар