Онлайн трансляция

Свернуть

Бүген коронавирус аркасында КХЛ сезонын туктатырга мөмкиннәр

Бүген коронавирус аркасында КХЛ сезонын туктатырга мөмкиннәр

https://tnv.ru

10 Январь 2022, 11:45

2767

0

Бүген коронавирус аркасында КХЛ сезонын туктатырга мөмкиннәр
Бүген КХЛда даими сезон туктатылып торырга мөмкин. Коронавирус таралу сәбәпле, чемпионатның 12 матчы күчерелгән инде. "Салават Юлаев" командасында 26, ЦСКАда 17 кешедә коронавирус ачыкланган. Шулай ук "Автомобилист"та авырулар бик күп хәбәр ителә.

Бүген Лига бу мәсьәлә буенча рәсми гариза белән чыгыш ясаячак. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, быел Олимпиадага бүленеп тору сәбәпле, КХЛдагы сезон тагын да тыгызрак булырга тиеш иде. "Ак Барс" әлегә Көнчыгыш конференциядә 3 урында бара.

Киләсе уенны "Ак Барс" Санкт-Петербургта СКАга каршы уйнарга тиеш.

Фото: Ак Барс

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров