Онлайн трансляция

Свернуть

Камилә Вәлиева Олимпия уеннары кыска программасында чыгыш ясады

Камилә Вәлиева Олимпия уеннары кыска программасында чыгыш ясады

https://tnv.ru

15 Февраль 2022, 16:59

2576

0

Камилә Вәлиева Олимпия уеннары кыска программасында чыгыш ясады
Бүген Пекиндагы Олимпия уеннарында хатын-кызлар арасында фигуралы шуу осталары кыска программада көч сынашты.

Татар кызы Камилә Вәлиеваның бу программада катнашуы зур сорау астында торды. Камиләгә катнашуга рөхсәт бирелсә дә, 15 яшьлек кыз допинг буенча билгесезлек һәм имеш-мимешләрдән алҗаган иде.

Бөтен кыенлыкларны да артка калдырып, бар булган көчен җыеп, Камилә бозга чыкты. Хөкемдарлар чыгышны 82,16 балл белән бәяләде.

Россия җыелма командасы исеменнән Камилә Вәлиева (26нчы булып), Александра Трусова (28), Анна Щербакова (29) чыгыш ясады.

фото: Reuters

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар