Онлайн трансляция

Свернуть

Олимпиада-2022: Вәлиева кыска программадан соң лидер, Щербакова икенче

Олимпиада-2022: Вәлиева кыска программадан соң лидер, Щербакова икенче

https://tnv.ru

15 Февраль 2022, 17:44

2750

0

Олимпиаданың төп йолдызы егылуга карамастан, иң яхшы чыгыш ясады.

Олимпиада-2022: Вәлиева кыска программадан соң лидер, Щербакова икенче
Пекиндагы Олимпиадада хатын-кызлар арасында кыска программа тәмамланды. Россия Олимпия командасыннан Этери Тутеридзе шәкертләре: Камилә Вәлиева, Анна Щербакова һәм Александра Трусова чыгыш ясады.

Безнең ил спортчыларыннан беренче булып бозга Вәлиева чыкты һәм беренче сикерүдә үк өчле аксельдә хата җибәрде. Шуңа да карамастан, калган программаны Камилә "чиста" төгәлләде һәм хөкемдарлардан бик югары баллар алды - 82,16.

Икенче булып Александра Трусова чыгыш ясады һәм шулай ук өчле аксельдә хата җибәрде. Хөкемдарлар 74,60 балл бирделәр.

Анна Щербакова "чиста" чыгыш ясады. Хөкемдарларның бәясе - икенче урын.

Алда ирекле программа. Искәртеп узабыз, ХОК Камилә Вәлиеваның мактау пьедесталына эләккән очракта, бүләкләү тантанасы үткәрелмәячәк, дип игълан иткән иде инде.

Фото: Р-Спорт

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров