https://tnv.ru
17 Февраль 2022, 16:58
1999
0
Анна Щербакова — Олимпия чемпионы, Александра Трусова — икенче урында.
Бүген Олимпия уеннарының фигуралы шуу буенча ирекле программасы узды. Атын һәм көмешне Россия фигуралы шуу осталары Щербакова һәм Трусова яулады, әмма, барлык фаразларга карамастан, пьедесталда Камилә Вәлиева юк иде.
Россия һәм Европа чемпионы Камилә Вәлиева аңа карата булган басымга түзә алмады. 15 яшьлек кыз дүрт тапкыр егылды. Хөкемдәрлар аңа дүртенче урынны гына бирде.
Камилә өчен барлык татар халкы, алай гына да түгел, бөтен дөнья җан атты. Дөньяның иң талантлы спортсменнарының берсе допинг җәнҗалы, имеш-мимешләре аркасында үз башыннан күпне уздырды.
Анна Щербакова – 255, 95
Александра Трусова – 251, 73
Каори Сакамото (Япония) – 153, 29
Камилә Вәлиева – 141, 93

Бүлешергә
Комментарии 0