Онлайн трансляция

Свернуть

Камилә Вәлиева: "Минем беренче Олимпиадам, ниһаять, тәмамланды"

Камилә Вәлиева: "Минем беренче Олимпиадам, ниһаять, тәмамланды"

https://tnv.ru

21 Февраль 2022, 15:44

2027

0

Камилә Вәлиева: "Минем беренче Олимпиадам, ниһаять, тәмамланды"
Фигуралы шууга карата битараф булмаган һәр кешенең күңеленә үтен кергән Камилә Вәлиева үзенең мөгаллимнәренә рәхмәт сүзләре белән пост урнаштырды.

"Минем беренче Олимпиадам, ниһаять, тәмамланды. Мине әлеге мөһим спорт вакыйгасында терәк баручы тренерларымы рәхмәт белдерәсем килә: Этери Георгиевна, Сергей Викторович, Даниил Маркович", - дип яза Камилә.

Спортчы мөгалимнәре биргән белем, киңәшләр фигуралы шууда гына түгел, ә тормышта да зур этәргеч булып килүен азсызыклый.

Камилә өчен барлык татар халкы, алай гына да түгел, бөтен дөнья җан атты. Дөньяның иң талантлы спортсменнарының берсе допинг җәнҗалы, имеш-мимешләре аркасында үз башыннан күпне уздырды.

Россия һәм Европа чемпионы Камилә Вәлиева аңа карата булган басымга түзә алмады. 15 яшьлек кыз дүрт тапкыр егылды. Хөкемдәрлар аңа дүртенче урынны гына бирде.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров