Онлайн трансляция

Свернуть

Камилә Вәлиевага дәрәҗәле исем бирелде

Камилә Вәлиевага дәрәҗәле исем бирелде

https://tnv.ru

03 Март 2022, 10:12

4394

0

Камилә Вәлиевага дәрәҗәле исем бирелде
Якташыбыз, Казан кызы, 15 яшьлек фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиева Россиянең атказанган спорт мастеры исеменә лаек булды. Бу хакта Спорт министрлыгына таянып "Комсомольская правда" хәбәр итә.

Исегезгә төшерәбез, Камилә Пекинда команда турнирында Олимпиада чемпионы булды, аңа кадәр Европа чемпионаты алтын медален яулаган иде. Кызганыч, Камиләгә шәхси ярышлар авыр бирелде. Яшь кыз допинг-скандалга эләгү аркасында чыгышларда югалып калды.

Россиянең атказанган спорт мастеры исеме фигуралы шуучы Марк Кондратюк, биатлончылар Эдуард Латыйпов, Ульяна Нигъмәтуллина һәм Кристина Резцовага, чаңгыда трамплиннан сикерүчеләргә Данил Садриевка, Евгений Климовка, Ирма Махинага һәм Ирина Аввакумовага, фристайлчы Анастасия Смирновага бирелгән.

Фото: @kamilavalieva26

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров