Онлайн трансляция

Свернуть

Камилә Вәлиевага Мәскәү хөкүмәте 4 миллион сум акча бирәчәк

Камилә Вәлиевага Мәскәү хөкүмәте 4 миллион сум акча бирәчәк

https://tnv.ru

10 Март 2022, 10:47

1664

0

Камилә Вәлиевага Мәскәү хөкүмәте 4 миллион сум акча бирәчәк
Мәскәү Мэры Сергей Собянин Пекиндагы уеннарда башкаланы тәкъдим иткән спортчылар өчен Олимпия премияләре турында боерыкка кул куйды.

Башкала бүләге федеральныкын ук кабатларга уйлаган – алтын өчен 4 миллион, көмеш өчен 2,5 миллион, бронза өчен 1,7 миллион.

Алар арасында фигуралы шуу осталары Камилә Вәлиева, Анна Щербакова һәм Александра Трусова да бар.

Искәртеп узабыз, Пекиндагы Олимпиадада Камилә Вәлиева допинг җәнҗал эләккән иде. Команда турнирында җиңгәннән соң, 25 декабрьдә үк алынган допинг-пробаның уңай нәтиҗә бирүе ачыкланды.  Бер атна эчендә 15 яшьлек спортчы күпне кичерде һәм, нәтиҗәдә, шәхси турнирда дүртенче урынны гына яулады.

Фото: Reuters

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров