Онлайн трансляция

Свернуть

"Рубин" сезонда беренче җиңелүенә дучар булды

"Рубин" сезонда беренче җиңелүенә дучар булды

https://tnv.ru

04 Август 2019, 20:49

349

0

Мәскәүнең ЦСКА каршы уен 0:1 исәбе белән тәмамланды.

"Рубин" сезонда беренче җиңелүенә дучар булды
Бүген Казанның "Рубин" футбол клубы Мәскәүнең ЦСКА футбол командасына каршы уйнады һәм 0:1 исәбе белән җиңелде.

Беренче таймда уен күбрәк мәскәүлеләрдә иде. ЦСКА тупны да тотты, моментларны да күп ясады һәм 42 минутта уен исәбен дә ача алды. Әйтергә кирәк, капкачы Юрий Юпинның уңышлы сейвлары булмаса, икенче таймны казанлылар күбрәк исәп белән буларак башлар иде.

Икенче периодның башында Рубин кертергә дә мөмкин иде, әмма Микелтадзе берничә метрдан капкага эләгә алмады. Угловойлар, шраф бәрүләлере дә Акинфеев капкасына керә алмады. Тайм азагын ЦСКА үз кулына алды һәм исәпне шул килеш тәмамлады.

Бүген "Үзәк" стадион тулы булды дисәк тә ялгыш булмас. 22 мең сыйдыра алган стадионга 20 мең җанатар килгән. Трибунада 1-2 мең кызыл-зәңгәр җанатар иде.

‌Киләсе уенны "Рубин" 10 август "Краснодар"га каршы читтә уйнаячак.

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров