Онлайн трансляция

Свернуть

Казанда йөзү буенча Россия чемпионаты узачак

Казанда йөзү буенча Россия чемпионаты узачак

https://tnv.ru

06 Апрель 2022, 14:08

726

0

Турнирда барлыгы 700 дән артык спортчы катнаша, Татарстанны 21 спортчы тәкъдим итә.

Казанда йөзү буенча Россия чемпионаты узачак
24-29 апрель көннәрендә Казанның Су спорт төрләре сараенда йөзү буенча Россия чемпионаты узачак. Татарстан башкаласын 21 йөзүче тәкъдим итәчәк. Аларның күбесе – Россия чемпионатлары һәм дөнья беренчелекләре җиңүчеләре һәм призерлары.

Турнирда барлыгы 700дән артык спортчы катнаша, алар арасында ике тапкыр Олимпия чемпионы булган Евгений Крылов, Олимпия уеннарының көмеш һәм бронза призеры Климент Колесников һәм башкалар бар, дип хәбәр иттеләр ТР Спорт министрлыгының матбугат хезмәтендә.

Исегезгә төшерәбез, 18-22 апрельдә Казанда 15 яшьтән алып 22 яшькә кадәрге спортчылар арасында Синхрон йөзү буенча Россия чемпионаты узачак.

Фото: kzn.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров