Онлайн трансляция

Свернуть

КХЛның Гагарин Кубогы финалистлары билгеле

КХЛның Гагарин Кубогы финалистлары билгеле

https://tnv.ru

15 Апрель 2022, 09:57

2002

0

Кызганыч, алар арасында "Ак Барс" юк.

КХЛның Гагарин Кубогы финалистлары билгеле
КХЛның Гагарин Кубогы финалистлары билгеле. Кичә Мәскәүнең ЦСКА командасы Санкт-Петербургта СКАны тар-мар итте һәм финалга чыкты. Аны анда Көнбатыш конференциясе җиңүчесе "Металлург" каршы алды.

Ике финалистның да Кубокны яулаганнары бар. ЦСКА Гагарин Кубогын 2019 елда, хәлиткеч сериядә Авангардны отып, яулаган иде. "Металлург" төп трофейны ике тапкыр отканы бар. (2014, 2016)  

"Металлург" белән ЦСКА арасында беренче матч дүшәмбе көнне, 18 апрельдә Магнитогорскида узачак.

Исегезгә төшерәбез, "Ак Барс" 1/8 этапта "Авангард"ка 2:4 оттырып төшеп калды.

Фото: cska-hockey.ru

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров