Онлайн трансляция

Свернуть

"Ак Барс" Олег Знарокны баш тренер сыйфатында тәкъдим итте

"Ак Барс" Олег Знарокны баш тренер сыйфатында тәкъдим итте

https://tnv.ru

19 Апрель 2022, 16:23

1076

0

"Ак Барс" Олег Знарокны баш тренер сыйфатында тәкъдим итте
«Ак Барс» хоккей командасы Дмитрий Квартальнов белән килешүне өзгәннән соң, яңа сезонның баш тренерын сайлады. Бу хакта команда социаль челтәрләр аша ишарәли.

Бүген клубның генераль менеджеры Марат Вәлиуллин тренер Олег Знарокка база буенча экскурсия оештырган. Казан командасы Олег Знарок белән килешү төзеде дигән хәбәр дә үзен озак көттермәс кебек.

Бу сезонда Олег Знарок КХЛда эшләмәде. Моңа кадәр җитди нәтиҗәләргә ирешә алмаган «Спартак"ны җитәкләде. Шулай да белгеч КХЛның иң абруйлы ике тренерының берсе булып кала. Аның исәбендә өч Гагарин Кубогы — икесе Мәскәүнең «Динамо"сы һәм берсе Санкт-Петербургның СКАсы белән яуланган.

Фото: скриншот видео


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров