Онлайн трансляция

Свернуть

Казанның "Рубин" командасы туган көнен билгели

Казанның "Рубин" командасы туган көнен билгели

https://tnv.ru

20 Апрель 2022, 11:05

1591

0

Казанның "Рубин" командасы туган көнен билгели
Бүген Казанның "Рубин" командасы туган көнен билгели. Команда үзенең беренче матчын 1958 елның 20 апрелендә уздырган. Бу клубка нигез салынган көн дип санала.

Бу дәвер эчендә Казан командасы күп исемнәр алыштырды(1958—1964: "Искра", 1964—1992: "Рубин", 1992—1993: "Рубин-ТАН", 1994 елдан башлап: "Рубин"). Хәзерге "Рубин" завод командасыннан алып, Россия чемпионы һәм Чемпионнар Лигасында катнашучы командага кадәр үсеш алды. Казанлылар ике тапкыр Россия чемпионы булып калдылар, бер тапкыр Россия Кубогы һәм ике тапкыр Суперкубок оттылар.

Исегезгә төшерәбез, бүген Леонид Слуцкий шәкертләре Россия Кубогының 1/4 өлешендә Красноярскның "Енисей" командасына каршы көч сынаша. Уен 14:30 сәгатьтә башлана.

фото: Рубин

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров