Онлайн трансляция

Свернуть

Владимир Путин Камилә Вәлиеваны туган көне белән котлады һәм Дәүләт бүләген тапшырды

Владимир Путин Камилә Вәлиеваны туган көне белән котлады һәм Дәүләт бүләген тапшырды

https://tnv.ru

26 Апрель 2022, 16:28

1333

0

Ил Президенты Бүген Пекиндагы кышкы Олимпиадада җиңүчеләрне бүләкләде.

Владимир Путин Камилә Вәлиеваны туган көне белән котлады һәм Дәүләт бүләген тапшырды
Бүген Кремльдә Россия Президенты Владимир Путин Пекинда узган Олимпия уеннары җиңүчеләрен сәламләде. Фигуралы шуу остасы Камилә Вәлиеваны ил башлыгы аерым билгеләп узды. Бүген Камиләгә 16 яшь тулды.

Илнең барлык фигуралы шуу җанатарлары Камилә өчен борчылдылар. Ул үз талантына фигуралы шууның барлык катлаулы элементларын да туплаган — спортны катлаулы сәнгать биеклегенә күтәрде. Әйдәгез Камилә Вәлиеваны туган көне белән тәбриклибез, ул аны бүген бәйрәм итә», — диде Путин. Спортчы Дуслык Ордены белән бүләкләнде.

Камилә, үз чиратында, Владимир Путинга рәхмәтен белдерде һәм 16 яшендә Президент кулыннан Дәүләт бүләген алу зур дәрәҗә икәнлеген билгеләп узды.

Искәртеп узабыз, Пекиндагы уеннарда Вәлиева команда ярышында алтын медаль яулады.

Фото: скриншот видео






Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров