Онлайн трансляция

Свернуть

Хоккей сөючеләр өчен шәп яңалык: Шипачев һәм Войнов "Ак Барс"ка күчте

Хоккей сөючеләр өчен шәп яңалык: Шипачев һәм Войнов "Ак Барс"ка күчте

https://tnv.ru

05 Май 2022, 09:54

1175

0

Хоккей сөючеләр өчен шәп яңалык: Шипачев һәм Войнов "Ак Барс"ка күчте
"Ак Барс" һөҗүмче Вадим Шипачев һәм сакчы Вячеслав Войновның Казан клубына күчүе турында игълан итте.

Узган сезонда ике уенчы да Мәскәүнең "Динамо" командасы өчен чыгыш ясады. Аларның элекке клубы акчалата компенсация алды, дип хәбәр итә "Ак Барс" матбугат хезмәте.

Войновның контракты бер сезонга, Шипачевның – ике сезонга каралган. Узган сезонда Шипачев «Динамо»ның лидеры булды. Ул барлыгы 59 матчта катнашты, аларда 77 (27+50) очко туплады. Войнов исә КХЛның иң нәтиҗәле сакчыларының берсе иде. Сезонның 51 матчында 41 (10+31) очко җыйды.

Исегезгә төшерәбез, "Ак Барс" сезон ахырында баш тренер Дмитрий Квартальнов белән хушлашты. Казанлыларның социаль челтәрләрендә Олег Знарокның команда белән танышып йөргән видеосы пәйда булды. Шуңа да карамастан, баш тренер белән рәсми килешү әлегә игълан ителмәде.

Фото: Ак Барс

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров