Онлайн трансляция

Свернуть

Иң мөһим матч - "Рубин" - "Уфа"

Иң мөһим матч - "Рубин" - "Уфа"

https://tnv.ru

21 Май 2022, 14:26

1870

0

Матч 17:00 сәгатьтә башлана.

Иң мөһим матч - "Рубин" - "Уфа"
Бу көн килеп җитте. "Рубин" тарихында иң төп вакыйга - "Уфа" белән матч. Футбол белән кызыксынмаган укучыларыбыз мондый сорау бирә инде: нигә башкорт дусларыбыз белән уен шундый әһәмияткә ия? Барысы да гади - казанлылар да, уфалылар да җиңелгән очракта РПЛдан төшеп калып ФНЛда чыгыш ясый башларга мөмкин. Әйе, монда әле башка командаларның да чыгышыннан күп әйбер тора, әмма ике команданың да җиңүгә уйнавы - хак!

"Рубин" озак вакыт узганнан соң, үзенең җанатарлары белән очрашырга булды. 18 май баш тренер Леонид Слуцкий, уенчылар Тальби һәм Дюпин "Казан Арена"га килгән җанатарлар белән фото төште, аралашты һәм автографлар тараттылар. Мондый чаралар пандемия башланганнан бирле оештырылмаган иде. Соңгы уенга кадәр сузарга кирәк иде микән ни соң? Хәер, бу тамашаның булуы да, шөкер! Уенга билетлар бушлай тартылды.

Уены чыннан да кызу булырга тора. Вакытында "Барселона", "Атлетико", "Челси" кебек топ-командаларны җиңгән "Рубин", хәзер башкорт дусларыбызның килүеннән куркып тора. Бүген барысы да хәл ителәчәк.

Казан, "Ак Барс Банк Арена", 17:00.

Фото: Рубин

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров