Онлайн трансляция

Свернуть

ФНЛ безнеке? "Рубин" бер көндә 5 көчле уенчы белән килешү игълан итте

ФНЛ безнеке? "Рубин" бер көндә 5 көчле уенчы белән килешү игълан итте

https://tnv.ru

01 Июнь 2022, 09:42

419

0

ФНЛ безнеке? "Рубин" бер көндә 5 көчле уенчы белән килешү игълан итте
Кичә "Рубин" трансферлары белән күп кенә җанатарларга өмет өстәде. Казан командасы бер ел эчендә генә ФНЛдан кире РПЛга кайтырга җыена. Бу, беренче чиратта, яңа килгән уенчылардан күренә.

Билгеле, булган составның яртысыннан артыгы ФНЛда уйнамаячак. Кичә алган уенчылар үз командаларында лидерлар рәтендә иде. "Енисей" командасыннан ике елга Александр Зотов, "Уфа" командасыннан Дмитрий Кабутов (3 ел) һәм Олег Иванов (1+1), "Кубан"нан Валерий Чуперка (2 ел) һәм "Балтика"дан Артем Попов үз карьераларын Казанда дәвам итәчәк.

Исегезгә төшерәбез, "Рубин" җәйге ялдан 10 июнь көнне чыгачак. ФНЛ уеннары 10 июльдә башлана.

фото: Спорт-Экспресс

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров