Онлайн трансляция

Свернуть

Алинә Заһитова бозга кайткан

Алинә Заһитова бозга кайткан

https://tnv.ru

01 Июнь 2022, 17:36

662

0

Алинә Заһитова бозга кайткан
Фигуралы шуу буенча Олимпия уеннары чемпионы Алинә Заһитова кабат бозга баскан. Бу хакта ул үзенең телеграм каналында әйтте.

«Мин бозга чыгарга вакыт җитте дип санадым. Һис-кичерешләрем бик кызыклы, беренче тапкыр тимераяк кигән сыман. Бу тиздән узар дип уйлыйм. Монда булуым белән бик шатмын», — диде ул.

Исегезгә төшерәбез, Алинә Заһитова озак вакыт дәвамында бозда түгел иде. Ул җәмәгатьчелек эше белән шөгыльләнә, үзен журналистикада да сынап карады. Ничек кенә булса да, Алинәгә сәламәтлек теләп калабыз, бозда җәрәхәтләр алырга язмасын.

Шулай ук укыгыз: Алинә Заһитованы институттан куганнар?

Фото: t.me/azagitova_official


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров