Онлайн трансляция

Свернуть

Алинә Заһитованың бокс ярышында көндәше билгеле булды

Алинә Заһитованың бокс ярышында көндәше билгеле булды

https://tnv.ru

22 Июнь 2022, 16:17

624

0

Фигуралы шуу буенча олимпия чемпионы Алинә Заһитова Альберт Батыргазиевка каршы бокс буенча күрсәтмә ярышта чыгыш ясаячак. Ярыш 25 июньдә «Лужники»да Мәскәү спорты көне кысаларында узачак.

Батыргазиев - 57 килограммга кадәр авырлык категориясендә бокс буенча Токио-2020 Олимпия чемпионы.

"Фигуралы шуу белән шөгыльләнүче кызларның чын көрәшчеләр булуын күрсәтү өчен менә дигән мөмкинлек! Шоу-спарринг беренче раундта ук җиңүем белән тәмамланмас дип өметләнәм», – диде Загитова "Р-Спорт"ка.

фото: социаль челтәрләр

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар