https://tnv.ru
27 Июнь 2022, 12:03
1620
0

"Рубин" тарихында иң уңышсыз трансферга дәгъва кылучы Иван Игнатьев Казаннан китә. Клуб ике як килүшенү буенча контракт өзү турында үзенең социаль челтәрләрендә хәбәр итте.
Иван Казан клубына "Краснодар"дан 7 миллионга (4 миллионы Егор Сорокин трансферы) күчкән иде. Шул вакыттан бирле Игнатьев 40 матчта катнашты һәм 3 туп кертте.
Элек Леонид Слуцкийның Игнатьевка ышанычы зур иде, әмма форвард уенда югала иде, голлар да кертә алмады. Джордж Деспотович килгәч, Игнатьев көндәшлекне һәм составтагы урынын оттырды, Аның карьерасын «Крылья Советов»ка аренда да торгыза алмады. Искәртеп узабыз, уенчы командада иң югары хезмәт хакык алучыларның берсе иде.
Фото: Рубин

Бүлешергә
Комментарии 0