Онлайн трансляция

Свернуть

Станислав Галиев "Ак Барс"ка кайтты!

Станислав Галиев "Ак Барс"ка кайтты!

https://tnv.ru

01 Июль 2022, 17:31

3817

0

Станислав Галиев "Ак Барс"ка кайтты!
"Ак Барс" Станислав Галиевнең кире кайтуы турында игълан итте. Исегезгә төшерәбез, Һөҗүмче Казан клубы өчен чыгыш ясады һәм аның составында Гагарин Кубогын отты.

30 яшьлек форвард «Динамо»дан Джордан Уилга алмашка күчте.

- Стас - КХЛның топ һөҗүмчесе, ул инде күп нәрсәне үз уены белән дәлилләде, шул исәптән безнең системада уйный алуын да. Шунысы мөһим, уенчы үзе янә безнең командага эләгергә тели. Аның коллективка эшләргә һәм һәр матчта үз көчеңне куярга әзерлеге безгә яңа сезонда ярдәм итәчәк. Станислав Галиевнең гамәлдәге контракты 2022/23 сезон ахырына кадәр исәпләнгән, - диде «Ак Барс»ның генераль менеджеры Марат Вәлиуллин.

Фото: Ак Барс

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров