Онлайн трансляция

Свернуть

Дуслык дулкынындагы ярыш

Дуслык дулкынындагы ярыш

https://tnv.ru

28 Июль 2022, 15:00

994

0

Дуслык дулкынындагы ярыш
Бу көннәрдә Казанда судагы спорт төрләре буенча «Дуслык уеннары» дип аталучы халыкара ярышлар бара. Татарстан йөзүчеләре исәбендә 12 медаль. Шуларның 5 се алтын.

Татарстан башкаласына 16 илдән 1 меңнән артык спортчы җыелган. Россия төбәкләреннән тыш, Белорусия, Алжир, Венесуэла, Вьетнам, Сербия һәм башка илләрдән вәкилләр килде. Алар арасында Татарстан егет кызлары да уңышлы чыгыш ясый.

Россия җыелма командасы составында Татарстаннан да 48 спортчы катнаша. Казанның Синтез клубы вәкилләренә дә өметләр зурдан. Кызганыч, суга сикерүче Никита Шлейхер бераз имгәнгән. Шуңа ул монда катнашмый.


Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров