Онлайн трансляция

Свернуть

Татар-башкорт дербие! Реванш булырмы?

Татар-башкорт дербие! Реванш булырмы?

https://tnv.ru

01 Август 2022, 17:43

963

0

Татар-башкорт дербие! Реванш булырмы?
Бүген Казанда татар-башкорт көрәше! Курыкмагыз, ул көрәш бары футбол кырында булачак.

Командаларда татарлар санаулы гына булса да (башкортлар, гомумән, юк бугай), матч тел һәм милләт ягыннан күңелгә бик якын булырга тора. Бу, беренче чиратта, уен алдыннан булган реклама белән бәйле. "Рубин" Муллин һәм Фәттахов белән "Безнең малайлар" дигән афиша чыгарды, ике команда уенчылары да милли телләрдә җанатарларны чакырды, Татарстан һәм Башкортстан тарихлары искә төшерелде.

Узган сезонның соңгы матчында "Рубин" һәм "Уфа" очрашуы Башкорстан командасы файдасына 1:2 исәбе белән тәмамланды. "Рубин" төшеп калды, "Уфа" да үзен озак көттермәде һәм Мелбет Беренче Лигага төшеп калды. Менә ике командага да дөньяның иң яхшы лигасында очрашырга насыйп булган.

1 август 20:00 сәгать, "Рубин" - "Уфа", "Ак Барс Арена".

Фото: Рубин

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров