Онлайн трансляция

Свернуть

Бүген "Ак Барс" Балашихада "Витязь" белән очраша

Бүген "Ак Барс" Балашихада "Витязь" белән очраша

https://tnv.ru

12 Август 2022, 13:01

1159

0

Бүген "Ак Барс" Балашихада "Витязь" белән очраша
Бүген "Ак Барс" чираттагы сезон алды уенын уздыра. 17:00 сәгатьтә "Витязь" Балашихада казанлыларны кабул итә. 

Әлегә "Ак Барс" сезон алды уеннарын җиңелүләрсез уздыра. "Ак Барс" "Нефтяник"(1:6) һәм "Нефтехимик"ны(1:4) исәбе белән тар-мар итте.
 
Исегезгә төшерәбез, Хоккей Казанга кайта! ТНВ телеканалы «TANECO Кубогы» турнирын туры эфирда күрсәтәчәк. Моннан тыш, хоккей яратучылар яраткан командаларының уеннарын безнең сайтта карый алачак.

Казанда сезон алды хоккей турниры 2020 елдан бирле «Татнефть-Арена» бозында уза. Беренче ике турнир Чемпионнар Кубогы исемен йөртте, аларда Гагарин Кубогы ияләре катнашты, ә быел ярыш TANECO Кубогы исеме астында узачак.

2022 елда турнир 26-29 август көннәрендә Континенталь хоккей лигасының Дүрт клубы (КХЛ) катнашында узачак. Алар — "Ак Барс"(Казан), "Локомотив"(Ярославль), "Салават Юллаев"(Уфа) һәм "Нефтехимик"(Түбән Кама). Матчларны «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» каналларында карагыз.


Фото: "Ак Барс"

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар

Новости партнёров