Онлайн трансляция

Свернуть

"Спартак" - "Ак Барс": Реванш булырмы?

"Спартак" - "Ак Барс": Реванш булырмы?

https://tnv.ru

15 Август 2022, 12:30

566

0

"Спартак" - "Ак Барс": Реванш булырмы?
Сезон алды уеннары дәвам итә! Казанның "Ак Барс" командасы Мәскәүнең "Спартагы" белән очраша. Ике көн элек бу командалар көч сынашкан иде инде. Ул вакытта мәскәүлеләр өстен чыкты(3:2). Хәзер исә, Казанның йолдызлы составы, җиңүләр санын тигезләргә тырышачак.

Матч 15 август 13:00 сәгатьтә башлана.

Исегезгә төшерәбез, Хоккей Казанга кайта! ТНВ телеканалы «TANECO Кубогы» турнирын туры эфирда күрсәтәчәк. Моннан тыш, хоккей яратучылар яраткан командаларының уеннарын безнең сайтта карый алачак.

Казанда сезон алды хоккей турниры 2020 елдан бирле «Татнефть-Арена» бозында уза. Беренче ике турнир Чемпионнар Кубогы исемен йөртте, аларда Гагарин Кубогы ияләре катнашты, ә быел ярыш TANECO Кубогы исеме астында узачак.

2022 елда турнир 26-29 август көннәрендә Континенталь хоккей лигасының Дүрт клубы (КХЛ) катнашында узачак. Алар — "Ак Барс"(Казан), "Локомотив"(Ярославль), "Салават Юллаев"(Уфа) һәм "Нефтехимик"(Түбән Кама). Матчларны «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» каналларында карагыз.

Фото: "Ак Барс"


Комментарии 0

Аватар