Онлайн трансляция

Свернуть

"Танеко Кубогы", беренче көн! ТНВ каналында туры трансляция

"Танеко Кубогы", беренче көн! ТНВ каналында туры трансляция

https://tnv.ru

26 Август 2022, 11:03

473

0

Бүген Казанда TANECO Кубогы сезон алды турниры башлана. Анда "Ак Барс" (Казан), "Салават Юлаев" (Уфа), "Локомотив" (Ярославль) һәм "Нефтехимик" (Түбән Кама) катнаша.

Турнирны "Нефтехимик" һәм "Локомотив" ача. Матчны 13:00 сәгатьтә карый аласыз. Боз хуҗалары "Локомотив"ка каршы 19:00 сәгатьтә көч сынаша.

Турнир төркем этабы форматында узачак, аның җиңүчесе җыелган баллар буенча билгеләнәчәк.

Исегезгә төшерәбез, матчларны «ТНВ-Татарстан» һәм «ТНВ-Планета» каналларында, шулай ук безнең сайтта карап булачак.

26 августа, җомга

13:00. «Салават Юлаев» – «Нефтехимик»
19:00. «Ак Барс» – «Локомотив»

27 августа, шимбә

17:00. «Ак Барс» – «Нефтехимик»

28 августа, якшәмбе

13:00. «Локомотив» – «Салават Юлаев»

29 августа, дүшәмбе

16:30. «Ак Барс» – «Салават Юлаев».

Фото: "Ак Барс"

Читайте новости в нашем Telegram и Дзен.



Комментарии 0

Аватар