https://tnv.ru
26 Август 2022, 17:10
322
0
"Рубин" "ТатарStyle"га ныклап әзерләнә. Белмәсәгез, бу - "Рубин" - "Камаз" арасындагы Татарстан дербие. Уенга чын-чынлап көч тупларга дип, "Рубин" һөҗүмчесе ганалы Джоэль Фамейе кыстыбый пешерде.
Фамейе пешергән ризыктан татар егете Ленар Фәттахов авыз итте. Ленарга кыстыбый ошады һәм ул "тәмле булган бу", дип бәя бирде.
Фамейе - гол исәбе буенча Беренче лигада лидер. Ул 6 уенда 5 туп кертте.
Исегезгә төшерәбез, уен 28 август 18:00дә башлана. Матч башлануга 10 минут кала, Татарстанның халык артисты Салават Фәтхетдинов "Мин яратам сине, Татарстан" җырын башкарачак.

Бүлешергә
Комментарии 0